Волонтерлар хәрәкәте активлаша

Күптән түгел генә Губернатор С. И. Морозов Ульяновск өлкәсендә “Волонтерлар елы”н һәм “Яхшы эшләр 10 еллыгы”н үткәрү буенча оештыру комитетының утырышын үткәрде. “Яхшы эшләр 10 еллыгы”ның программасы өлкәбездә социаль волонтерлыкны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Бүгенге көндә инде регионыбызда тарихи учреждениеләрне торгызуда булышучы һәм территорияләрне җыештырырга ярдәм итеп йөрүче яшьләребез бар. Тик алар кирәк вакытта транспорт табу, эш вакытында туклану һәм башка төрле авырлыклар белән очрашалар.
Сергей Морозов билгеләп үткәнчә, Ульяновск өлкәсе иреклеләр оешмалары һәм меценатлар ярдәмендә үсте. «Мин өлкәбездә яшәүчеләрнең изге эшләрне бушлай башкаруларына бик шатланам. Волонтерлар елында регионыбызда иреклеләрнең санын да арттыру һәм аларның изге эшләре, гамәлләре турында күбрәк гражданнарны таныштыру — мөһим бурычыбыз булып санала. Куйган максатларыбызга ирешү өчен өлкәбездә волонтерлар һәм иреклеләр үзәген булдырырга, һәрбер белем бирү учреждениесендә волонтерлар отрядлары өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк. Шулай ук бу өлкәдә дөрес мәгълүмати сәясәт тә алып барылырга тиеш. Тиз арада Симбирск меценатлык тарихы, кызыклы яңалыклар, акцияләр, волонтерларның язмалары һәм оештыручыларның элемтәләре урнаштырылган тематик интернет-портал эшли башлар. Районнарда һәм өлкә күләмендә волонтерлар өчен хәйрия эшчәнлегенә багышланган тәрбия чаралары үткәреләчәк, — диде Губернатор.
Волонтерлар хәрәкәтенә кергән районыбыз яшьләре дә игелек эшләүдән читтә калмыйлар. Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең XI cыйныф укучылары өчен өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтү күркәм гадәткә әверелде. Укучылар кышын кар көриләр, яз башлангач бакча эшләрендә ярдәм итәләр, ә җәен су сибәләр. Бу юлы да волонтёрларны укытучы–ветеран Фәридә Мохачевна Надршина шатланып каршы алды. Егетләр аның йорт тирәсендәге карны көрәде.
— Үзем эшли алмыйм, олыгайдым инде хәзер. Шулай ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт, — диде укытучы-ветеран.
Г. КУЗӘЕВА.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2390

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.