Чын җитәкче булганда

Шушы көннәрдә “Күмәк көч” район газетасы журналистлары Иске Атлаш авылында Илдар Шәүкәтович Аввәсов җитәкчелек иткән И П. “Аввәсов И. Ш.” хуҗалыгында булып кайттылар. Биредә көзге кыр эшләре, көнбагыш урагы әле тәмамланмаган иде.- Көнбагыш урагын алып баруга һава шартлары зур комачаулык ясый, яңгырлар туктап торган арада бу эшне алып барырга тырышабыз. 200 гектарда чәчкән соңгы культураның 50 гектарын җыеп алдык. Көзге туңнар булуга бу эшне кыска срокта төгәлләрбез дип өметләнәбез, — дип сөйли Илдар Шәүкәтович.
Гомумән әйткәндә, И П “Аввәсов И. Ш.” хуҗалыгы быел җәен бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 25 центнер уңыш җыеп алды. Биредә сезонына карата 11 кеше хезмәт итә. Хуҗалык даими рәвештә терлекчелек тармагы белән дә шөгыльләнә, аның карамагында 35 баш мөгезле эре терлек бар. Җәйге чорда маллар өчен җитәрлек күләмдә азыклар һәм сенаж әзерләнде.
Ел әйләнәсендә биредә эшләр гөрләп бара һәм шуның нәтиҗәсендә хуҗалыкның экономикасы да ныгый.
— 2016-2017 елларда техника паркыбызны да яңарттык. Яңа “Нива-Эффект” комбайны, “МТЗ-82” тракторы, “БДМ-4х4” маркалы тырма, салам һәм печән прессы, чәчү агрегаты сатып алдык. Шуның белән беррәттән ындыр табагында склад ябылды һәм иген чистарту өчен “ЗАВ-20” агрегаты ремонтланды. Киләсе елны кайгыртып, быел көзен 400 гектарда уҗым культуралары чәчтек һәм алардан мул уңыш алырбыз, дип ышанабыз, — диде Илдар Шәүкәтович .
— Безнең карамакта 1100 гектар җир бар һәм 2018 елга 600 гектар таләп ителмәгән җирләрне дә үзебезгә рәсмиләштерергә булдык.
Үзебезнең продукциябезне реализацияләү максаты белән ел барышында районда, өлкәдә оештырылган ярминкәләрдә актив катнашып торабыз. Шушы максаттан чыгып Иске Атлаш авылында “Фермерская лавка” дигән кибет ачарга булдык. Хәзерге вакытта хуҗалыгыбызның хезмәткәрләре бу сәүдә бинасына ремонт ясауны төгәллиләр. Кибеттә бары тик үзебез дә җитештерелгән продукцияне яисә ит, ярмалар, он һәм башка кирәк-яракны сатачакбыз. Фермерская лавка” кибетендә Иркә Аввәсова, аның ярдәмчесе Рәхилә Хәсәнова сәүдә эшен өлешчә алып баралар инде.
«Тырышкан табар, ташка кадак кагар» — бу мәкаль нәкъ Илдар Шәүкәтович Аввәсовка туры килә. Аның тырышлыгына, хезмәт нәтиҗәләренә район һәм авыл халкы да шатланып яши. Хуҗалык районыбыз мәктәпләренең ашханәләрен дә ит һәм башка продукцияләр белән тәэмин итә.
Ул шулай ук үзенең кырларында һәр ел карбыз үстереп, авылдашларын һәм райондашларын шатландыра.
Хуҗалыкның механизаторлары: Адельша Аббәсов, Самәт Насыйров, Фәрхат Хәсәнов, Каюм Рахманкулов, Дамир Сафаров, Рамил Кузәхметов, Рифат Хәсәнов бар эшне дә булдыралар. Алар кыр эшләре сезонында чәчүдә, уңыш җыюда, җир сөрүдә тырышып эшлиләр. Кышкы чорда бу уңганнар терлекчелектә хезмәт итеп, техниканы ремонтлау белән дә шөгыльләнәләр. Тракторларга утырып, авыл урамнарын кардан чистарталар.
Авыл халкы аларның ирешкән хезмәт нәтиҗәләре белән горурлана. Тәҗрибәле җитәкче И. Ш. Аввәсов кебекләр булганда, районыбызның авыл хуҗалыгы тормышы тагын да гөрләп, алга барыр һәм кырларда мул уңышлар күкрәп үсүгә тулы гарантия биреп була.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2244

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.