Районыбызның данын яклады

26 июль көнне Ульяновск шәһәрендә Әтиләр көне билгеләнде. “Ел әтисе» («Папа года») өлкә конкурсының тантаналы өлеше Илья Николаевич Ульянов исемендәге сквер янында үтте. Чөнки бу көнне күренекле якташыбыз, халык мәгърифәтчесе Илья Ульянов дөньяга килгән.
Әлеге чарада катнашучылар җылы сүзләр белән Илья Ульяновны искә алып, һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Шуннан соң бәйрәм «Итиль» санаториендә дәвам итте. Безнең районның данын җәмәгать, мәдәният тормышында актив катнашучы, үзәкләштерелгән мәдәният челтәре директоры А.Р. Деникаев яклады. Ул төрле мастер-классларда, конкурсларда актив катнашып, үзен югары дәрәҗәдә күрсәтте. Әлеге бәйрәмдә әтиләрнең җанатарлары — гаиләләре иде. Деникаевлар да чарада катнашып, бәйрәмдә ял иттеләр. Биредә кунаклар өчен төрле мәйданчыклар эшләде, бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чара җылы атмосферада үтте. Соңында бүләкләү тантанасы иде.
Артур Равилевич Деникаев сәламәтлек саклау, гаилә һәм социаль иминлек министырлыгының Дипломы белән бүләкләнде. Без дә аны уңышы белән котлыйбыз. Киләчәктә дә яңадан-яңа үрләр яулавын, максатларга ирешүен, рухи күтәренкелек теләп калабыз.
Диана Салихова,
“Гаилә” үзәгенең
социаль педагогы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1825

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.