Юлларга һәм урамнарга игътибар арта

Җәйге чорда һәр сферада кызу эш вакыты бара. Шуларның берсе — юлларны төзү һәм ремонтлау иң мөһим мәсәьәләләрдән санала. Аны уңай якка хәл итүдә районыбызда мөһим эшләр башкарыла.
Юлларны төзү һәм ремонтлауны тикшерү буенча Иске Кулаткы районының Гаделлек һәм җәмәгать контроле палатасы даими рәвештә төрле рейдлар башкара. Шушы көннәрдә аның әгъзалары Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы урамнарга салына торган асфальт полотносының сыйфатын тикшерделәр.
Быел Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы урамнарга асфальт салу буенча зур эшләр башкарыла. Мәсәлән, сайлаучыларның наказлары, гражданнарның мөрәҗәгать итүләре һәм Ульяновск өлкәсенең йөкләмәсе буенча җәйге айларда Молодежная, Нижне — Северная, Северная, Муса Җәлил, Красногвардейская урамнарына 16160 квадрат метрда яңадан асфальт җәю һәм ремонт эшләре башкару каралаган. Шуның белән беррәттән Иске Зеленай авылының Советская урамындагы күпернең терәкләрен дә ремонтлау күздә тотыла. Бу күләмдәге эшләрне алып бару өчен өлкә һәм район бюджетыннан 13 миллион 31 мең 140 сум акча юнәлтелгән.
Юлларга асфальт җәю һәм ремонтлау эшләрен Иске Кулаткыдагы җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте алып бара. Бу оешма Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Молодежная урамына тулаем асфальтны салды инде.
Ремонт эшләре вакытында халык та игътибарлы булсын иде. “Ремонт эшләре бара” дигән билгеләр куюга карамастан кайбер машина йөртүчеләр техникалары белән ашыга-ашыга юл уртасыннан чабалар, ә бу исә эшне алып баруга комачаулый һәм аның сыйфатын боза. Бу урамнарда яшәүчеләр өй яннарында төзекләндерү белән дә шөгыльләнсеннәр.
“ТАН” җәмгыяте хезмәткәрләре югарыда әйтеп үткән эшләрне зур оперативлык белән башкаралар. Озак та үтми Иске Кулаткы районының Гаделлек һәм җәмәгать контроле палатасы әгъзалары юлларга бәя биреп, аларны кабул итүдә үз фикерләрен әйтерләр.
Рөстәм Арифуллин,
Иске Кулаткы районының Гаделлек һәм
җәмәгать контроле палатасы әгъзасы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1817

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.