Бөртекләр кырдан кайта

Районыбызның кырларында кызу урак башланды. Әлеге җаваплы кампаниягә ИП “Богданов Р. Ә.” хуҗалыгы беренчеләрдән булып кереште.
— Быел бөртекле культуралардан ярыйсы гына уңыш алу көтелә, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Расим Әхмәдиевич Богданов.
— Шушы көннәрдә 374 гектарда чәчкән уҗым шепкәнен (озимой рыжик) суктырып җыюга керештек. Механизаторларыбыз Рәшит Юнусов, Наил Абдюков “ДОН-1500” комбайннарында әлеге культураны турыдан җыюны өзлексез алып баралар. Ә Рамил Мусиев чүп үлән баскан участокларны махсус чапкыч белән теземнәргә сала. Һава шартлары уңай булганда, җәйге уңышны кыска срокта тупларбыз.
Кыр эшләре коллективтагы һәр кешедән зур җаваплылык таләп итә һәм ИП “Богданов Р. Ә.” хуҗалыгында алар моңа җитди карыйлар. Шофер Рамил Арсланов үзенең куәтле “КамАЗ” маркалы машинасы белән суктырылган уңышны югалтуларсыз ындыр табагына ташый.
Механизаторлар күптән түгел генә терлек азыкларын хәзерләү белән шөгыльләнделәр һәм алар тарафыннан 9 мең центнер сенаж, 100 тонна коры печән җыелды. Азыкларның мул итеп хәзерләнүен быел бу хуҗалыкта мөгезле эре терлек санын күбәйтү максаты белән дә аңлатып була.
Урып-җыю эшләрен вакытында һәм югалтуларсыз башкару өчен җәй көннәренең коры булуы бик мөһим. Моңа районыбызның һәр авыл хуҗалыгының кыр эшчәне зур өметләр баглап кала.
Рөстәм Арифуллин.
Автор фотолары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1815

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.