Дини гыйлем бәйрәмендә

Гыйлем ике төрле: дөньяви гыйлем һәм ахирәт гыйлеме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) безгә шушы ике гыйлемне дә тигез күрергә кушты. Әти-әниләр өстендә булган хакларның да берсе шул: алар баласына дөньяви һәм дини гыйлемне өйрәтергә тиеш. Шулай итеп, дини белем бирү – әти-әни өстендә булган бик мөһим бурыч. Әгәр ата-ана баласына дини гыйлемне бирмәсә, аның Аллаһ каршындагы бер бурычы үтәлмәгән була. Үзе белмәсә, ул башка кешегә барып, баламны намаз укырга өйрәт, дип сорарга тиеш.
Аллаһыбызга бик шөкер, безнең мәчетләребездә, мәдрәсәләребез дә дини гыйлем бирү бик яхшы оештырылган. Район Башлыгы Э.Ә. Ганеев моңа зур әһәмият бирә. Анда сәләтле, кулларында таныклыклары булган мөгаллимәләр теләгән һәр кешегә дини гыйлем бирәләр, намаз укырга да өйрәтәләр һәм башка барлык дини кануннарны күңелләребезгә иңдерәләр.
13 май көнне «Җәмигъ» мәчетендә шушы изге урында төрле чорда дини белем алган шәкертләр җыелган иде. Бу көнне мөгаллимә Мәйсәрә хаҗия Шәфиева бер төркем шәкертләренә Коръән укырга өйрәнүләре, намаз кагыйдәләрен үзләштерүләре турында таныклыклар тапшырды. Әлеге чара дини хәдисләр белән уралып барды. Мәйсәрә Хәсәновна хәдисләрнең төрлесен укып мәгънәсен аңлатты.
Шулай ук чыгарылыш төркемнен тәбрикләү, мөгаллимә тарафына рәхмәт сүзләре дә яңгырап торды. Дини кардәшләребез арасында мөнәҗәтләр әйтүче, дини ширырьәр сөйләүче осталыклары да чагылды. Бигрәк тә Найлә ханым Адельшина, Дамирә ханым Абдуллина, Мәрьям апа Зәбирова һ.б. күңелләрне дулкынландырып, йөрәкләрне тынычландырып ләззәтләнүгә ирештерделәр.
Биредә ишеткән һәр хәдис файдалы һәм кирәкле иде. Халык аны чын фикерләп тыңлады һәм күңеленә сеңдерергә тырышты. Аннары бәйрәм, шушы шәкертләр тырышлыгында хәзерләнгән ризыклар, чәй өстәлләре артында дәвам итте.
Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1472

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.