Хәтер уты яна мәйданнарда

Иске Кулаткы эшчеләр поселогында хезмәт коллективлары иртәнге 8 сәгатьтә район администрациясе бинасы янына бердәм булып тупландылар. Озак та үтми веноклар белән төрле төсләргә күмелгән бәйрәм колоннасы Дан аллеясы аша Җиңү һәйкәленә таба юл алды. Мәйданнан Бөек Җиңү, сугыш темасына яңгыраган җырлар күңелләрне тетрәндереп җибәрде һәм илебезнең азатлыгы өчен көрәшкән якташларыбызның батырлык дөньясына алып керде, сыман. Бу минутларда һәр кеше Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны күз алдына китерде. Аларны искә алып, Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләренең укучылары “Үлемсез полк” акциясендә катнашып, ветераннарның фоторәсемнәрен күккә күтәреп, алга атладылар.
Озак та үтми хезмәт коллективлары, оешмаларның һәм учреждениеләрнең делегацияләре Җиңү һәйкәле, Мәңгелек ут, районыбызның 5 Советлар Союзы Геройлары һәйкәлләренә бердәм булып веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.
Район администрациясе Башлыгының кеше потенциалын үстерү буенча урынбасары В. А. Деникаева һәм район сәнгать мәктәбенең укытучысы Л. Р. Байбикова бәйрәм чарасын алып баручы буларак мәйданны яңгыратып, халык күңелендә патриотик рух сибеп тордылар.
Аннан соң тантана дәвам итте һәм Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов чыгыш ясады. Ул райондашларыбызны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән кайнар тәбрик итеп илебезнең күгендә тынычлык, иминлек булуын теләде. Аның ялкынлы чыгышыннан соң Геройларыбыз, сугыш ветераннары бер минутлык тынлык белән искә алындылар.
Трибунадан шулай ук Ленинград блокадасында катнашучы Д. А. Алтынбаев, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Х. Аввәсов, Әфган сугышында катнашучы Ш. Р. Арифуллин демобилизацияләнгән солдат И. И. Ханбиков һәм башкалар чыгышлар ясадылар. Р. Х. Аввәсов соңыннан “Һәйкәл” дигән исемле җырны моңлы итеп башкарды.
Җиңү бәйрәме җырга, моңга бик бай булды. Аеруча Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре балаларының җырлаулары, биюләре, шигырь сөйләүләре, балалар бакчалары нәниләренең биюләре күңелләргә хуш килде.
Гадәттәгечә, районыбызның “Ветераннар хоры” да уңышлы чыгыш ясап, тамашачыларга патриотик рухта җырлар бүләк иттеләр.
Бөек Җиңү бәйрәмендә сугыш елы балалары да ул вакыттагы тормышның авырлыгы турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Ветераннар белән фотоларга төшү дә истәлекле бер вакыйгага әверелде һәм тарихка кереп, яшь буынга потриотик тәрбия бирүгә нигез салды.
Гадәттәгечә, бәйрәмдә катнашучылар солдат боткасы белән дә сыйландылар.
Кичке чаралар сигез сәгатьтә халык күңел ачулары белән башланды, ә аның дәвамы булып сәхнәдә игътибарны җәлеп итәрлек концерт гөрләде. Тик ни сәбәпледер, элеккеге гадәтне бозып, сәүдә нокталарының эше оештырылмаган иде. Бу мәсьәлә ял итүчеләрдә зур ризасызлык тудырды. Шулай булуга карамастан, халык концертны бер тында ахыргача карады, ә аннан күктә салют утлары балкыды.
Рөстәм Арифуллин.
Автор фотолары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1423

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.