Семинар-практикум үтте

Бүген Иске Кулаткы «Чишмә» балалар бакчасы базасында «ФГОСны яңарту шартларында мәктәпкәчә белем бирүне үстерү векторлары» өлкә практик семинары оештырылды. Чарада Радиәево, Новоспасск, Иске Кулаткы районнарының тәрбиячеләре, район мәгариф бүлеге белгечләре катнашты.
Бакча мөдире Г.И. Аблязова чыгыш ясап, кунакларны сәламләде һәм семинарның нәтиҗәле үтүен теләде. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова әлеге балалар бакчасы коллективының тырыш, эш сөючән, бердәм булуын билгеләде һәм семинарда катнашучыларга уңышлар теләде.
Мәктәпкәчә, башлангыч белем бирү һәм гомуми белем бирү дисциплиналарын укыту методикалары кафедрасының профессоры, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Наталья Юрьевна Майданкина да әлеге семинарда катнашып, «Чишмә» балалар бакчасының нәтиҗәле эш алып барулары, төрле бәйгеләрдә катнашулары һәм уңышка ирешүләре турында чыгыш ясады.
Район мәгариф бүлеге мөдире И.С. Агрусева да әлеге бакчаның эшчәнлегенә югары бәя бирде, биредә балаларга ныклы тәрбия бирү өчен барлык шартлар тудырылу турында сөйләде.
Балаларның «И туган тел» җырын татар һәм рус телләрендә башкарулары, кунакларны чәк-чәкләр һәм каравай белән сәламләүләре семинарда катнашучыларның күңеленә хуш килде.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13121

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.