Президент «Армия-2024» халыкара хәрби-техник форумында катнашучыларга мөрәҗәгать итте

"Илебезнең аналоглары булмаган күп кенә инновацияле ноу-хаулар сугыш кырында
үзләренең нәрсәгә сәләтле булуларын исбатладылар инде.
Өстәвенә, аларның төп характеристикалары даими
камилләшә, яхшыра бара. Оборона заводларының
конструкторлары, инженерлары, галимнәре, хезмәт
коллективлары эше махсус хәрби операция барышында
алынган хәрби тәҗрибәне исәпкә алып актив дәвам итә.
Россия армиясе һәм флоты мәнфәгатьләрен кайгыртып
оборона-сәнәгать комплексы эшчәнлегенә кече бизнес,
иҗтимагый, патриотик оешмалар, массакүләм волонтерлык
хәрәкәте, илебез гражданнары тарафыннан саллы,
инициативалы ярдәм күрсәтелә. Мондый уртак эшнең
өстенлекле юнәлешләре булып заманча экипировка
элементлары, элемтә чаралары, саклану һәм радиоэлектрон
көрәш, пилотсыз системалар һәм ясалма интеллект
технологияләре тора», - дип белдерде В. Путин

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12951

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.