Президент Владимир Путин 80 яшьтән өлкәнрәк инвалидларга һәм пенсионерларга ай саен 1200 сум күләмендә пенсия өстәү турындагы законга кул куйды

Документ рәсми хокукый актлар сайтында бастырылган.
Закон нигезендә, өстәмә I нче төркем инвалидлар һәм 80
яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен билгеләнә, ерак төньяк
районнарында түләүләр билгеле бер коэффициентка артачак
һәм даими индексацияләнәчәк. Искәрмә булып балачактан I
нче төркем инвалидлар тора, аларның пенсияләренә ай саен
аларны карау белән бәйле рәвештә түләүләр өстәлә. Хәзер
ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түләвен
эшләмәүчеләр һәм I нче төркем инвалидларны яки даими
рәвештә чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкәннәрне
караучылар ала.
Июньдә 80 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр югары пенсия
алды. Россиянең социаль фонды мәгълүматлары буенча,
түләүләрне 4,4 миллионнан артык пенсионер алган. 2024
елда пенсиягә билгеләнгән түләү күләме артмыйча 8134,88
сум тәшкил итә, ә 80 яшькә җиткәч — 16 269,76 сум була.
 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12946

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.