Аппарат киңәшмәсендә

Бүген, 23 июльдә Иске Кулаткы район администрациясенең аппарат киңәмәсе булып үтте. Киңәшмәне район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев алып барды.
Әлеге чарада районыбыз тормышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралдылар. Киңәшмәдә Иске Кулаткы районының төрле сферада хезмәт иткән җитәкчеләре мәктәпләрнең яңа уку елына хәзерлеге, халыкның сәламәтлеген саклау, юлларны төзү һәм ремонтлау, кырларда уңыш җыю, мәдәният, спорт мәсьәләләре, антитеррор һәм башка мөһим сораулар буенча чыгышлар ясадылар.
Анда шулай ук районыбызда июль ахырында һәм август аенда районыбызда үтәчәк чаралар турында да искә алынды. Җитәкчеләрнең чыгышларынннан күренгәнчә 26 июльдә Иске Кулаткы районында һәм торак пунктларда “Иске Кулаткы районының көне” билгеләнә. Бу бәйрәм эшчеләр поселогының үзәк мәйданында кичке 8 сәгатьтә оештырылачак. 10 августта физкультурачылар көне уңаеннан шулай ук зур чара оештырылачак һәм шул ук көнне “Төзүчеләр көне” дә искә алыначак.
Киңәшмәдә шулай ук Иске Кулаткы районының Башлыгы Л. Ф. Богданова да чыгыш ясады. Ул районыбызның мәктәпләренә ремонт ясауны активлаштытырга һәм бу эшләрне гел игътибар үзәгендә тотарга кирәклеге турында асызыклады.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12748

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.