12 июнь көнне Иске Кулаткы район үзәгенең Флаглар мәйданында Россия көне уңаеннан тантаналы чара булып үтте. Райондашларыбызны Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова, район хакимияте Башлыгы Илдар Магдеев кайнар тәбрикләп, изге теләкләрен юлладылар.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русскихның тәбрикләвен өлкәнең табигый ресурслар һәм экология Министры урынбасары Ольга Якунина җиткерде.
Тантанада районның төрле тармакларындагы хезмәт алдынгылары, өлкә бәйгеләрендә җиңү яулаган мәктәп укучылары район җитәкчелеге, Губернатор исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
14 яше тулган райондашларыбызга да Россия көнендә паспортлар, ә ГТО нормаларын уңышлы тапшырган укучыларга значоклар тапшырылды
Июн 13 2024
Россия көненә бәйрәм
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12453
Свежие комментарии