Өлкәдә җиңү яуладылар

Күптән түгел генә Ульяновск шәһәрендәге Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда «Хобби парк» гаилә иҗаты өлкә фестивале төбәгебезнең күп кенә лаеклы гаиләләрен бергә җыйды.
«Хобби парк» фестивале өлкәдә 2012 елдан бирле үткәрелә, аның максаты — гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү, уртак иҗатны популярлаштыру, балаларны һәм аларның ата-аналарын актив мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү.
Фестиваль программасы ел саен яңартыла. Быел ул Гаилә елына багышланган иде. Өлкәдән «Бөтен гаилә» проектында 81 гаилә катнашып, барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм финалга чыктылар.
Әлеге гаиләләр читтән торып этапта видеороликлар тәкъдим иттеләр. Иҗат сараенда узган соңгы турда гаиләләр үзләренең иҗади, интеллектуаль, спорт ягыннан сәләтләрен күрсәттеләр.
Бүләкләү тантанасында Губернатор Алексей Русских катнашты.
— Җиңүчеләрне һәм призерларны лаеклы җиңүләре белән котлыйм. Сез үз мисалыгызда гаиләнең зур потенциалга ия булуын, һәр кеше өчен тормышта зур роль уйнавын, үз-үзеңне ашыруда көчле ресурс бирүен кабат исбатладыгыз. Һәр катнашучыга гаилә учагын саклап калып, мәхәббәттә, бердәмлектә һәм дуслыкта яшәп, башкаларга үрнәк булганнары өчен рәхмәтемне белдерәм, — диде регион Башлыгы.
Безнең районнан «Хобби парк» гаилә иҗаты өлкә фестивалендә өч үрнәк, яшь гаилә катнашты. Иске Кулаткыдан Эльвира һәм Илдар Ханбиковлар «Мәдәни традицияләр, Гөлия һәм Рафаил Бикбаевлар «Спорт сөюче гаилә» номинацияләрендә һәм Урта Терешка авылыннан Галия һәм Илдар Гиматдиновлар «Иң мавыктыргыч гаилә» номинациясендә катнаштылар.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча Галия һәм Илдар Гиматдиновлар барлык биремнәрне уңышлы үтәп, үз номинацияләрендә җиңү яуладылар.
Әлеге күркәм гаиләгә Губернатор Алексей Русских тантаналы рәвештә төп бүләк — велосипедны, Мәскәүгә ВДНХадагы «Россия» күргәзмәсенә бару өчен сертификатны һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
— Әлеге чарада катнашырга тәкъдим ителгәч, без тиз арада ризалык бирдек. Гаиләбез бар яктан да актив. Авыл тормышында гына түгел, район тормышында да зур теләк белән катнашабыз. Гаиләбез бер сүздә булып, дус-тату яши. Бер дә тик торырга яратмыйбыз. Авыл тормышы белән дә кайныйбыз, хуҗалыгыбызда төрле эшләр башкарып, тормышыбызны да катыртабыз, бакчабызда бергәләп хезмәт итеп, төрле яшелчә, җиләк-җимеш, бәрәңге үстерәбез. Моның турында видеороликлар да төшерәбез. Әлеге форматтагы фестивальдә катнашып, үзебезне төрле яктан сынап карадык. Әмма иң мөһиме — без үз авылыбызны, районыбызны,гаиләбезне лаеклы итеп күрсәтә алдык һәм җиңү яуладык, — дип уртаклашты уй-фикерләре белән Гиматдиновлар гаиләсе.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12450

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.