Кулларында — яңа гомер

Һәр ел саен июнь аеның өченче якшәмбесе Медицина хезмәткәре көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без әлеге игелекле һөнәр ияләренә иң җылы теләкләребезне, рәхмәт хисләребезне юллыйбыз.
Иске Кулаткы район больницасының гинекология бүлегендә хезмәт итүчеләр дә тормышларын әлеге игелекле һөнәр белән бәйләгән һәм райондашлар хөрмәтенә лаеклы булган ханымнар.
Гинекология бүлеге белән Эльвира Абдулшикуровна Кунеевская җитәкли. Аны районда белмәгән кеше юктыр мөгаен. Үз һөнәренең остасы буларак, ул хатын-кызларга әни булырга ярдәм итә. Сайлаган һйнәренә тугры булып, яраткан эшеннән башка тормышын күз алдына да китерми. Ул ике кешенең сәламәтлеге өчен җавап тота. Аның өчен иң мөһиме – сабый баланың һәм ананың сәламәт булуы. Өстендәге ак халаты да аның эчке дөньясының саф булуын исбатлый. Эшендә коллегаларына да һәрвакыт бар яктан да үрнәк, кеше хәленә дә керә белә ул.
Әлеге бүлектә озак еллар дәвамында Г.К. Аббәсова, Р.Н. Биккинәева һәм Н.К. Рамазанова акушерка вазифаларын башкаралар. Дөньяга килгән сабыйны беренче булып нәкъ аларның йомшак куллары күтәреп ала. Нинди генә хәлләр булмаса да, һәрвакыт салкын акыл белән эш итәргә, авырлыклар алдында каушап калмаска кирәклеген әлеге ханымнар бик яхшы белә.
Биредә эшләүче шәфкать туташлары Г.Б. Хабирова һәм Р.Р. Фәтхуллина үз эшләрен яратып һәм җиренә җиткереп башкаралар. Алар табибның дәваланучыларга табиб билгеләве буенча укол ларясыйлар, системалар куялар, төрле процедураларны башкаралар.
Гинекология бүлеген сестра-хозяйка Р.Х. Курамшинасыз күз алдына да китереп булмый. Ул биредә алмаштыргысыз кеше, бар нәрсәгә дә өлгер, һәркемне тыңлый һәм эшенә зур җаваплылык белән карый.

Дәвамын газетаның 24нче санында укырсыз.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12447

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.