Медицина хезмәткәрләре хөрмәтләнде

Бүген Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Иске Кулаткы район больницасында намуслы хезмәт итүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев һәм район больницасының баш табибы С.А. Кунеевский чыгышлар ясап, халыкның сәламәтлеге сагында торучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Һөнәри осталыклары, хезмәтләренә тугры һәм фидакарь булулары өчен рәхмәтләр әйттеләр. Бәйрәм уңаеннан иң тырыш, җаваплы медицина хезмәткәрләренә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Район мәдәният хезмәткәрләре музыкаль чыгышлары белән чарада катнашучыларның күңелләрен күтәрделәр һәм бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12457

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.