10 июньдә Иске Кулаткы механика — технология колледжында балаларга «Автомобиль ремонтлаучысы» һәм «Электрон компьютер операторы» дигән профессиональ әзерлек сертификатлары тапшырылды. Гомумән, 8-9 сыйныфларда укучы 21 мәктәп укучысы сертификат алды. Алар ел дәвамында һәр шимбә техникумга килеп өстәмә белем алып йөределәр. Хәзер шушы сертифактлар белән алар эшкә дә урнаша ала. Укучылар арасында Марсель Сунчелеев үзен аеруча оста итеп күрсәткән. Ул машина ремонтлау слесаре дигән сертификат алды. Ульяновскида Марсель бронза медаль һәм диплом белән бүләкләнде. Колледж директоры Р.Я. Умяров балаларны котлап, сертификатлар тапшырды һәм укуларында уңышлар теләде.
Июн 10 2024
Профессиональ әзерлек сертификатлары тапшырылды.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12431
Свежие комментарии