Иске Кулаткы районында бүген академик Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге «Гаилә — ил терәге» дип исемләнгән ХХ Кулаткы укулары уза.
Бу мизгелләрдә эшчеләр бистәсенең «Әнвәр» мәчетендә беренче секция бара. Аның темасы «Ислам — кешеләр арасында, гаиләдә этик-әхлакый мөнәсәбәтләрне җайга салучы дин».
Әлеге секцияне башлап Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе мөгаллиме, полковой имам Тимур хәзрәт Ибраһимов имамнарга дөрес итеп чалма бәйләү һәм аның әһәмияте турында сөйләде, шулай ук мастер-класс күрсәтте.
Май 23 2024
«Әнвәр» мәчетендә беренче секция бара.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12254
Свежие комментарии