Үрнәк, тырыш гаилә.

Җир йөзендә бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк берни юк. Бу -яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне олылау да. Гаилә — ул кеше үзе булдыра алган иң зур бәхет.
Иске Кулаткы районында үрнәк гаиләләр бик күп. Алар гаилә кыйммәтләрен саклап, матур гамәлләр һәм хезмәттә узган гомерләре белән мактауга лаек. Яшь гаиләләр дә алардан үрнәк алып, дус-тату яшәп, балаларына ныклы тәрбия биреп, лаеклы яшәсеннәр иде.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә гомер итүче Эльвира Маратовна һәм Илдар Рәшитович Абләзовлар гаиләсе дә башкаларга үрнәккә куярлык тормыш булдырып, кызлары Азалияга һәм уллары Саматка төпле тәрбия биреп үстерәләр. Балалары мәктәп укучылары буларак, һәрвакыт алдынгылар сафында булып, «5» билгеләренә генә укыйлар, мәктәп тормышында актив катнашалар.
Эльвира Маратовна һәм Илдар Рәшитович Абләзовлар гаиләсе актив тормыш позициясе алып баралар, район күләмендә үткәрелә торган төрле чараларда катнашып, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Әлеге күркәм гаилә «Бөтен гаилә» Россия гаилә проектында катнашып, истәлекле бүләккә ия булдылар.
Күптән түгел генә Аблязовлар гаиләсе «Ел гаиләсе-2024» өлкә конкурсында «Авыл гаиләсе» номинациясендә районыбызны уңышлы тәкъдим иттеләр. Халыкара гаилә көнендә әлеге конкурска нәтиҗәләр ясалды һәм гаиләләрне бүләкләү тантанасы узды. Аблязовлар гаиләсенең фотосүрәте «Мәктәпнең иң яхшы гаиләләре галереясында» урнаштырылды.
Эльвира Маратовна һәм Илдар Рәшитович Аблязоварны өлкәдә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз. Әлеге дус-тату гаилә башкаларга үрнәк булырлык яши белә. Булганына шөкер итеп, үз тырышлыклары белән барысын да булдыралар. Аларга гаилә иминлеге, саулык, бәхетле тормыш телибез.
Диана Салихова, социаль педагог.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12225

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.