Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләделәр

19 апрельдә халыкны эш белән тәэмин итүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза. Шул уңайдан район Кадрлар үзәгендә җылы очрашу чарасы үткәрелде. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев, тармак ветераннары һәм укытучылары Н. А. Байбулатова җитәкчелегендә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучылары катнаштылар. Кунакларны Кадрлар үзәге җитәкчесе Ш.А Сөнчәлеев сәламләде һәм үзәкнең тарихы һәм эшчәнлеге белән таныштырды, хөрмәткә лаек булган ветеран-хезмәткәрләренә һәм коллективына бәйрәм котлауларын җиткерде. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев та үзенең чыгышында матур телщклщрен җиткерде, намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. Очрашу чарасы җылы атмосферада үтте. Элеккеге мәшгульлек үзәге җитәкчесе Н. М. Сөләйманов та үзенең чыгышында матур истәлекләре белән бүлеште, мәктәп укучыларына җылы теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11826

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.