Россия Президенты Владимир Путин Төркиягә барачак, әмма аның килү датасы әле билгеләнмәгән. Бу хакта Төркия Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоган белдерде.
«Без еш кына Путин әфәнде белән сөйләшәбез. Аның Төркиягә сәфәре датасы әлегә билгеләнмәгән. Мин ышанам, бу хәл мөмкин кадәр тизрәк ачыкланырга тиеш», диде Төркия Президенты.
Свежие комментарии