«Туган тел» бәйгесендә җиңүче

28-29 март көннәрендә мәркәзебез Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының «Туган тел» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды. Анда Ульяновск өлкәсеннән безнең Иске Кулаткы районының Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге 2 нче номерлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Заитова катнашты. Ул «Белем бирүдә традицияләр һәм новаторлык» номинациясендә җиңүче итеп танылды.
Тантаналы чарада Татарстанның мәгариф һәм фән Министры Илсур Һадиуллин Әлфия Борһановнага җиңүче дипломы тапшырды. Укытучыбызны тәбриклибез!!!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11582

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.