«Агач утырту йоласы»

Бүген «Гөлчәчәк» балалар бакчасында нәниләр һәм тәрбиячеләр «Агач утырту» йоласын сәхнәләштерделәр. Әлеге чарада бакча мөдире Л.Ф. Богданова, район мәгариф идарәсе начальнигы И.С. Агрусева, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рамис Сафин, Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәният Үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкәдәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина һәм ата-аналар катнашты.
Балалар агач утырту йоласын сәхнәләштереп, туган җиребезне яратырга, табигатебезне сакларга һәм якларга, агачлар утырту мөһимлеген, буыннар арасындагы мөнәсәбәтне өзмәскә кирәклеген аңлаттылар. Кичке уеннар, балаларның музыкаль коралларда уйнаулары, дәртле биюләре кунакларның күңеленә хуш килде. Балалар ахырда үз куллары белән әзерләгән сувенирларны кунакларга бүләк итте.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Р.Ф. Сафин чыгыш ясап, әлеге чараның балалар тәрбияләүдә мөһим булуын, бакча мөдиренең үз эшен яратуын һәм бакча тормышы өчен янып яшәвен, коллективының сыйфатлы эшләвен ассызыклап, бакча коллективына һәм балаларга рәхмәтләр җиткерде. Истәлеккә китаплар бүләк итте. Ульяновск шәһәрендәге татар мәдәнияте Үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, өлкәдәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина чыгышларында әлеге чараны ошатуларын, балаларның татар телен яхшы белүләрен, яхшы әзерләнүләрен һәм коллективның да әлеге чараны оештыруда зур тырышлык куюларын билгеләделәр.
Бакча мөдире Л.Ф. Богданова да чыгышында бакчада туган телебезгә багышланган чараларның еш узуын, балаларда гореф-гадәтләргә, йолаларыбызга, мәдәниятебезгә кызыксыну уятуда тәрбиячеләрнең зур тырышлык куюларын ассызыклады.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11567

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.