Район Советы депутатларының чираттагы җиденче утырышы узды.

20 март көнне Иске Кулаткы район Советы депутатларының чираттагы җиденче утырышы узды. Утырышта Законнар чыгару Җыелышы депутаты Мария Шпак катнашты.
Депутатлар «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге бюджетының үтәлеше турында 2023 ел отчетын раслау турында»гы карар проекты буенча ачык тыңлаулар билгеләү, район депутатлары Советы каршында яшь депутатлар Советын булдыру, “35 нче номерлы аптека” муниципаль унитар предприятиесен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләндерү мәсьәләләре каралды. Шулай ук Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев депутатлар алдында Иске Кулаткы муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024-2025 елларга бурычлары турында еллык отчет тотты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11470

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.