Кырымның Россия белән кушылу көне

18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә РФсе составына керде. Бүген “Кырым безнеке” истәлек билгесе янындагы мәйданчыкта тантаналы чара узды. Әлеге вакыйга белән якташларыбызны район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев тәбрикләп, бәйрәмнең тарихи тамырлары, мәдәни мирасы, традицияләре белән аерылгысыз булган Кырым һәм Россия кушылуының мөһимлеген билгеләп үттеләр. Шушы ун елда Кырымның икътисади үсешен ассызыкладылар.

Шулай ук район җитәкчеләре халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәмнәре белән тәбрикләп, Почет грамоталары тапшырдылар. Ихлас котлаулар район мәдәният хезмәткәрләренең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11429

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.