Уңышлы гаиләләр чыгыш ясады

Бүген район мәдәният йортында Гаилә елы кысаларында «Идел буеның уңышлы гаиләсе» дигән конкурсның район этабы узды. Район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ә. Богданова гаиләләргә уңышлы һәм лаеклы чыгышлар теләде.
Конкурсантлар «Гаилә презентациясе» «Ирекле темага иҗади номер», «Үз төбәгебез турында» биремнәрдә көч сынаштылар. Гаиләләр үзләре белән якыннан таныштырдылар, иҗади номерлар куйдылар. Һәрбер гаилә зур әзерлек эше алып барган һәм тырышлык куйган.
Нәтиҗәдә, Иске Кулаткыдан Расимә һәм Рафаэль Салиховлар җиңү яуладылар. Икенче урынга Усть Кулаткыдан Асия һәм Марсель Абликеевлар иреште. Ә инде Иске Кулаткыдан Рита һәм Таһир Бимеевлар өченче урынга чыктылар. Барлык катнашучыларга Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11135

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.