Әфган сугышы онытылмый

Бүген Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел тулды. Әлеге мөһим дата уңаеннан Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә тантаналы чара үтте. Бирегә әфганчылар, район җитәкчеләре, мәктәп укучылары чакырылган иде.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгышлар ясап, әфганчыларга матур теләкләрен җиткерделәр һәм кыю йөрәкле, илнең патриотлары булганнары өчен рәхмәтләр әйттеләр. Әфганчылар исеменнән Р.С. Ибраһимов чыгыш ясап, кунакларны истәлекле дата белән котлады һәм әлеге чараны оештыручыларга рәхмәтләр әйтте.
Иске Кулаткы беренче һәм икенче номерлы урта мәктәпләре укучылары, район мәдәният йорты хезмәткәрләре патриотик җырлар башкарып, бәйрәмне бизәделәр. Бер минутлык тынлык белән сугышларда һәлак булган якташларыбызны искә алдылар. Очрашуда катнашучылар Мәңгелек ут янына һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә венок куйдылар һәм чәчәкләр салдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11125

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.