Халык җыеннары дәвам итә.

Бүген «Терешка» авыл поселениесендә халык җыеннары үтте. Районыбыз житәкчеләре, төрле службалар һәм район администрациясе белгечләре Кирюшкино, Югары Терешка, Урта һәм Яңа Терешка авылларында яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр.
Җыеннарда Иске Кулаткы районы Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, «Терешка» авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Р.Р. Тәминов үзләренең чыгышларында үткән елда башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясадылар һәм ел дәвамында башкарылырга тиешле бурычлар турында сөйләделәр. Шулай ук районыбыздагы демография мәсьәләләре, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү, авылларны газлаштыру, юлларны ремонтлау, чүп-чарны чыгару, Россия Президенты сайлауларында катнашу мәсьәләләре турында да сүз барды.
Тулырак материал газета битләрендә урнаштырылачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11064

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.