Район агитпоезды эшләде

Бүген 8 февраль көнендә Урта Терешка авылында район агитпоезды эшләде. Биредә район администрациясе хезмәткәрләре, төрле оешма вәкилләре халык белән очрашты. Авыл мәдәният йортында яшь, күп балалы гаиләләр мәйданчыгы эшләде. Район администрациясе Башлыгының урынбасары Г.Ә. Богданова чараны ачып җибәрде һәм аның узу тәртибе белән таныштырды. Район ЗАГС бүлеге начальнигы И.К. Багдалова райондагы һәм «Терешка» авыл поселениесендәге демографик хәл турында сөйләде. Иске Кулаткыдагы халыкны социаль яклау бүлегенең хезмәткәрләре Динара Азизова социаль ярдәм чаралары, ә Надия Ханбикова социаль контракт турында сөйләде. «Гаилә» үзәге белгече Гүзәл Ахмерова үзәкнең эшчәнлеге турында таныштырды һәм авыл китапханәсенә бүләккә «Күркәм гаиләләр» өлкә китабын тапшырды.
Район администрациясе Башлыгының урынбасары Г.Ә. Богданова Гаилә елы кысаларында озак еллар гаилә учагын саклап яшәүче үрнәк Ибрагимовлар, Байбиковлар, Ахметовлар, Шәмионовлар, Умәровлар гаиләләренә Почет грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
«Терешка» авыл поселениесе администраөиясе Башлыгы Р.Р. Тәминов кунакларны сәламләп, әлеге агитпоездны оештыручыларга рәхмәтләр әйтте.
«Тормыш гармониясе» үзәге күргәзмә оештырды. Әлеге үзәкнең җитәкчесе З.Н. Аксенова үзәкнең эшчәнлеге белән таныштырды. Көмеш волонте-остаз З.М. Аскарова волонтерларның эшчәнлеге турында сөйләде һәм окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс күрсәтте.
Урта Терешка урта мәктәбендә дә төрле почмаклар эшләде. Райондагы яшьләр белән эшләүче белгеч Эльвира Шиапова «Волонтер булу — бик әйбәт» дигән квест-уен үткәрде. «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчә Советы рәисе Р.Р. Хөсәинова яшь герой-антифашист көненә багышланган «Батыр йөрәк» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәп укучылары белән әңгәмә корды һәм презентация күрсәтте. Авыл китапханәсе хезмәткәре Гөлшат Хайрова «Без гаиләбез белән сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән викторина үткәрде. Ә инде мәктәп балалар һәм ата-аналар катнашында «Күңелле стартлар» үткәрде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11053

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.