Онытылмас студент еллары

25 январьда Россиядә студентлар көне (Татьяна көне) билгеләп үтелә. Ул РФ Президентының 2005 елдагы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән, ә 2007 елда федераль закон нигезендә Россиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелгән. Ләкин бәйрәм үз тарихын һәм традицияләрен XVIII гасырдан бирле алып бара.
Cтудент булган кеше бу елларны сагынып искә ала. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйле. Иске Кулаткы механика — технология колледжы студентлары да бу бәйрәмне зур уңышларга ирешеп бәйрәм итәләр. Әлеге колледж районыбызда урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты буларак һәркайсыбызга таныш. Биредә студентлар бюджет нигезендә урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру”, “Автомобиль двигательләрен системаларын һәм агрегатларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү” белгечләре буенча белем алалар. Авылдан һәм күрше районнардан килгән студентлар өчен бар уңайлыклары булдырылган тулай торак та эшли. Бүгенге көндә әлеге уку йортында 117 студент белем ала. Аларның һәркайсы диярлек төрле талантларга ия. Студентлар хәйрия акцияләрдә, игелекле эшләрдә ихластан катнашалар, төрле бәйгеләрдә, конкурсларда җиңүләр яулыйлар. Гомумән әйткәндә, әлеге уку йортын тәмамлаган егет-кызлар тормышта югалып калмыйлар, төрле эшләргә урнашып, хезмәтләрендә макталалар, теләгәннәре, белемнәрен күтәрүне дәвам итеп, югары уку йортларына керәләр.
2023 елның ноябрь-декабрь айларында безнең колледж студентлары Ульяновск автомобиль заводында производство практикасы үттеләр. Беренче тапкыр студентлар практикантлар буларак кына түгел, ә чын хезмәткәрләр булып эшләделәр. Алар арасында җиде студент 45-48 мең сум хезмәт хакы да алдылар. Куратор-остаз студентларны хезмәт шартлары белән таныштырып, эш атмосферасына ияләшергә ярдәм итте. Безнең студентлар өчен завод уңай яшәү шартлары, бушлай ашату һәм автобус тәкъдим итте. “УАЗ” җитәкчелеге тарафыннан студентларыбыз бары яхшы яктан гына билгеләнде. Алар арасында Кирил Елистратов, Денис Маклаков, Айрат Туктаров, Айдар Алтынбаев, Марсель Алиев, Айрат Асанов аеруча зур тырышлык күрсәттеләр. Завод вәкилләре егетләрнең төгәллеген, җаваплы карашларын, заманча техникада эшли белүләрен ассызыкладылар һәм барлык социаль гарантияләр белән тәэмин итеп, эшкә урнашырга тәкъдим иттеләр. Механика-технология колледжы директоры урынбасары Р.А. Музаферов практика дәвамында барлык процессны контрольдә тотып, студентларга һәрдаим ярдәм күрсәтте.
Акыллы, булдыклы, талантлы яшьләребез белән горурланабыз! Аларның киләчәге дә матур, якты булсын иде. Бәйрәм уңаеннан студентларга уңышлар, барлык хыялларының тормышка ашуын телибез.
Гөлнара Мозафарова,
Иске Кулаткы механика-технология колледжы директорының уку эшләре буенча урынбасары.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10906

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.