«Гаиләбез белән бәйрәмгә барабыз» исемле концерт

18 январь көнне район мәдәният йортында «Гаиләбез белән бәйрәмгә барабыз» исеме астында бәйрәм чарасы үтте. Ул тантаналы төстә Гаилә елын ачуга һәм Ульяновск өлкәсенең туган көненә багышланды. Бәйрәмдә Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев котлау сүзләре белән чыгыш ясадылар. Хезмәт алдынгыларына хэм үрнәк гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы барлык катнашучыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10851

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.