22 декабрь – Энергетиклар көне

Хөрмәтле энергетиклар һәм тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — энергетиклар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сәнәгать предприятиеләре, дәүләт учреждениеләре, мәктәпләр, хастаханәләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Ахыр чиктә һәр кешенең тормыш сыйфаты сездән тора. Без сезгә нәтиҗәле уртак эшегез, үз вазыйфаларыгызны намуслы башкаруыгыз, хезмәтегезгә җаваплы һәм һөнәри каравыгыз өчен чиксез рәхмәтле. Тармак ветераннары аерым рәхмәткә лаек. Якынлашып килүче яңа елда да бурычларыгызны намус белән үтәрсез, гадәттән тыш хәлләрдә һәрвакыт зур оперативлык күрсәтерсез дип ышанып калабыз.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хөрмәтле энергетика тармагы хезмәтчәннәренә, шулай ук тармак ветераннарына уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10547

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.