Бүген район администрациясенең утырыш залында «Педагог һәм остаз елы»на нәтиҗә ясалды. Бирегә район җитәкчеләре, район мәгариф бүлеге белгечләре, мәктәпләр директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре чакырылган иде. Чараны район мәгариф бүлеге мөдире И.С. Агрусева алып барды. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова педагогларга рәхмәтләр белдереп, катлаулы һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләде. Район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев та укытучыларга матур теләкләрен юллады һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәт итәргә теләде. Тантаналы рәвештә төрле конкурсларда, бәйгеләрдә катнашучы педагогларны һәм тәрбиячеләрне Дипломнар, Грамоталар белән бүләкләде.
Район мәгариф бүлеге мөдире И.С. Агрусева «Педагог һәм остаз елы»на нәтиҗә ясап, ел дәвамында башкарылган эшләр, яулаган уңышлар һәм җиңүләр турында эчтәлекле чыгыш ясады.
Дек 21 2023
Педагог һәм остаз елына нәтиҗә ясалды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10529
Свежие комментарии