Үзәк чыршыны ачу тантанасы узды

20 декабрьдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә үзәк чыршыны ачу тантанасы узды. Кыш бабай һәм Кар кызы райондашларыбызны киләсе Яңа ел белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары бәйрәмдә катнашучыларга күтәренке кәеф, күңелле җырлар, җитез биюләр бүләк иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10532

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.