18 декабрь — ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне

Шатлыклы мизгелләр күбрәк булсын
Кеше гомерен документлардан башка күз алдына китереп булмый. Һәр адымы аңа бәйле. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Районыбызда халыкның һәр халәтен җитди рәсмиләштереп, теркәп бару белән ЗАГС бүлеге мәшгуль.
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренче уртаклашучылар. Әлеге һөнәр ияләре мөһим документлар белән эш итә, шул сәбәпле аларның хезмәте зур төгәллек, җаваплылык та сорый. Билгеле, ЗАГС органнары хезмәткәрләренең эше күптөрле. Бу инде төрле Гражданлык халәте актын теркәү генә түгел (никахны теркәү, туу, үлем, аерылышу, уллыкка алу, ата-ана урнаштыру, исем үзгәрү), ә архив документлары белән эшләү, телефон аша консультацияләр бирү дә. Алар үз эшләренең формаларын һәм ысулларын даими камилләштерәләр, Интернет челтәре аша хезмәт күрсәтү механизмнарын киң гамәлгә ашыралар һәм ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасында актив катнашалар. Иске Кулаткы ЗАГС бүлеген 15 елдан артык дәвамында Эльмира Кәшафовна Багдалова җитәкли. Ул үз эшенә югары җаваплылык тоеп, хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкара. ЗАГС хезмәткәрләре районда үткәрелүче күп тантаналы чараларда катнашып, гаилә кыйммәтләрен ныгытуга зур тырышлык куялар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районның иң яхшы гаилә парларын, яңа туган сабыйларны тантаналы рәвештә теркәү, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү алар арасында аерым урын алып тора.
— Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан ЗАГС бүлеге ветераннары Н.Г. Арифуллинага, Л.М. Абдрәзәковага күпьеллык хезмәтләре һәм гражданлык хәле актлары өлкәсендәге сәясәтне тормышка ашыруга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсенә, архив мәгълүматларын булдыруга һәм саклауга авыл Советлары секретарьлары да зур көч куйдылар. Р.А. Курмакаева (Иске Атлаш), З.Х. Байбикова (Иске Зеленай), Ф.И. Бахтиярова (Яңа Зимница), Ф.А. Хәбибуллина (Вязовый Гай), С.Р. Хамзина (Урта Терешка) — үз эшләренә тугры булган җаваплы белгечләр. Лаеклы ялда булсалар да, бүген дә алар район иҗтимагый тормышында актив катнашалар, — дип сөйләде район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Э.К. Багдалова.
ЗАГС бүлегенең гадәти эш көннәренең бераз статистик мәгълүматларына гына тукталып үтәсе килә. Агымдагы елда 35 бала дөньяга килгән. 2022 елда 31 бала туган. Шунысы куанычлы, райондашларыбыз арасында өченче яки аннан да күбрәк балаларын алып кайтучылар саны елдан ел арта. Яңа туган балалар арасында малайлар өстенлек итә: 20 малай һәм 15 кыз. Ел башыннан 193 кеше якты дөнья белән хушлашкан. 2021 елда үлүчеләр саны 209 кеше тәшкил иткән. Гаилә коручылар саны да үткән ел белән чагыштырганда 3 кә ким. 2022 елда 27 гаилә теркәлгән булса, быел ул сан 24 кенә. Узган ел районда аерылышу турында 26, ә агымдагы елда 22 акт теркәлгән.
Күптән түгел генә ЗАГС бүлегендә күп балалы Атауллиннар гаиләсенә 4нче балалары дөньяга килүе уңаеннан тантаналы рәвештә туу таныклыгы тапшырылды. Фаил Рафаэлевич һәм Дания Рамисовна Атауллиннар Урта Терешка авылында яшиләр. Алар бергә гаилә корып, туган авылларында төпләнәләр. Инде 15 елдан артык бергә матур, тату, үрнәк гаилә булып гомер кичерәләр. Атауллиннар гаиләсендә дүрт бала үсә: Булат, Данияр, Лилия, Динар. Булат VIII сыйныфта, Данияр I сыйныфта укыйлар, мәктәп тормышындагы барлык чараларда актив катнашалар, әти-әниләрен уңышлары белән шатландыралар. Кызлары Лилия балалар бакчасына йөри. 25 ноябрьдә гаиләне куандырып, тагы бер уллары Динар дөньяга аваз сала. Балалары белемле булсын һәм төрле яклап үсешсен өчен әти-әниләре кулларыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша. Тирә күршеләре, туганнары белән дә дус-тату, ярдәмләшеп яшиләр алар. Фаил Рафаэлевич авылдагы янгын частендә намуслы хезмәт итә. Дания Рамисовна гаилә учагын саклап, якын кешеләренә барлык уңай шартларны булдырып, һәрчак тәмле ризыклары белән каршы ала. Атауллиннар яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Шундый эш сөючән, тырыш, күп балалы гаиләләр районыбызда күбрәк булсын иде.
ЗАГС бүлеге ишекләрен тормышларында яхшы вакыйгалар кичергән райондашларыбыз ешрак керсен, аларның өйләрен бәла-казалар һәм авырулар читләп үтсен. Районыбыз тормышы елъязмасын булдыручы һәм саклаучы хезмәткәрләргә, әлеге тармак ветераннарына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм уңышлар теләп калабыз. Тормышта күңелгә ятышлы мизгелләр күбрәк булсын!
Руфия Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10486

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.