Путин: Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк

Мобилизациянең икенче дулкынына ихтыяҗ юк. Бу хакта кичә Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә һәм зур йомгаклау конференциясе барышында әйтте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация вакытында 300 мең кеше җыелган. Шуннан соң Хакимият контракт нигезендә хәрбиләрне җыюга күчә. Кичәге көнгә армиягә 486 мең кеше кергән. Һәм Ватанны сакларга әзер ир-атлар агымы кимеми, дип ассызыклады президент. Көн саен бөтен ил буенча хәрби комиссариатларга 1,5 мең волонтер килә.

Путин шулай ук билгеләп үткәнчә, беренче дулкыннан мобилизацияләнгәннәр үз эшен бик яхшы башкара. Аларның 14е Россия Герое булды.

Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында елга нәтиҗә ясый. Мәскәүдә Гостиный дворга студиягә Россия һәм чит ил журналистлары чакырылган иде.

Трансляцияне «Беренче канал», «Россия-1», «Россия-24», «НТВ», «ОТР», «Мир», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио Россия» радиостанцияләре алып бара.

 

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10470

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.