Кадрлар үзәген ачу тантанасы булды

14 декабрь көнне Иске Кулаткы районында модернизацияләнгән Кадрлар үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге чарада Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгының урынбасары И. Х. Ахмедов, халыкны социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, район мәдәният йорты, “Ульяновскэнерго” җитәкчеләре, эш бирүчеләр һәм мәшгульлек хезмәте ветераннары катнаштылар. Алар һәркайсы үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Кадрлар үзәген модернизацияләү эшләре “Демография” милли проекты кысаларында башкарылган. Заманча ремонтланган һәм җиһазландырылган үзәктә эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен цифрлы сервислар, йомшак урындыклар, конференцияләр залы барлыкка килде. Яңартылган бүлмәләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәр кешегә адреслы ярдәм күрсәтеләчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10466

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.