Владимир Путин: Россиянең азык-төлек ягыннан иминлеге тәэмин ителгән

Россиянең азык-төлек белән тәэмин ителеше кайгыртылган. Бу хакта туры элемтә барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин әйтте.

«Ышанып әйтеп була: Россиянең азык-төлек белән тәэмин ителешендә куркыныч юк. Төрле культура орлыкларына кагылышлы проблема бар, селекция өлкәсендә бурычлар тора… Тик безнең программа бар, проблема хәл ителә», – дип билгеләп узды РФ Президенты.

Путин әйтүенчә, авыл хуҗалыгына бүлеп бирелгән акчаның 40 проценты фермерлыкка ярдәмгә күчерелә. Эчке базарда фермерлар 15 процент тирәсе өлешне биләп тора.

«Бездә уңыш кабат рекорд күләмендә – барлыгы 150 млн тоннадан артык ашлык. Чистартылган хәлдә ул 146 млн га якын. Бу 5-6 млн тонна икмәк җитештергән яңа территорияләрне кушып санаганда. Бик яхшы нәтиҗә», – диде Президент.

Владимир Путин хәзерге вакытта Авыл хуҗалыгы министрлыгында авыл хуҗалыгына ярдәм программалары күп булуын, дәүләтнең моңа зур акчалар бирүен билгеләп узды, шулай ук һәр аерым очрак буенча хакимиятнең диалогка әзер булуын искәртте.

«Билгеле, авыл халкының фидакарь хезмәтеннән башка моңа ирешеп булмас иде», – диде Президент һәм авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтен җиткерде.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10473

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.