Быел ноябрь ахырында һәм декабрь аеның башында явым-төшем аеруча күп булды. Карларның күплеге техникаларга, җәяү йөрүчеләргә дә зур комачаулык тудырды. Ләкин районыбызның юл хезмәткәрләре бу уңайсызлыкка тиз арада киртә куйды. Җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыяте коллективы төрле маркалы техникалар ярдәмендә кыска вакытта районыбыздагы юлларны кардан чистартты.
Бүген карлар яумаса да биредә хезмәт итүчеләр тынгы белми халыкка уңай шартлар тудыруда зур эш алып бара. Юл хезмәткәрләре хәзерге вакытта Иске Кулаткы эшчеләр поселогының урамнарыннан тупланган карларны махсус урыннарга ташу белән шөгыльләнә.
Рәсемдә: Юлчылар кызу эштә.
Дек 05 2023
Юл хезмәткәрләре карны чистарта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10334
Свежие комментарии