«Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының беренче конференциясе үтте

1 декабрь көнне Иске Кулаткы район мәдәният йортында «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасының беренче конференциясе үтте. Конференциянең эшендә район мәктәпләре укучылары һәм укытучылар катнашты. Оешманың җитәкчесе Р. Р. Хөсәинова әлеге чараны ачып җибәрде һәм аның эшчәнлеге, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының урынбасары Г. А. Богданова конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулаган укучыларга һәм педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Конференциянең эшендә Иске Кулаткы район мәгариф бүлеге җитәкчесе И. С. Агрусева да катнашты. Ул үзенең чыгышында хәрәкәтнең төп бурычлары белән таныштырды, укучыларны һәрвакыт актив булырга өндәде. Конференциядә хәрәкәтнең актив катнашучылары үзләренең эшчәнлекләре турында эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Видеопрезентация ярдәмендә ирешкән уңышлары белән таныштырдылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10324

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.