23 ноябрь көнне “Чишмә” балалар бакчасы үзенең 40 еллык юбилеен каршы алды. Шул уңайдан биредә бик матур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Истәлекле чара барышында биредә эшләгән ветераннар бергәләп үткән юлларны барладылар, якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Бүгенге көндә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче коллективны Г.И. Аблязова уңышлы җитәкли. Бәйрәм тантанасында район башлыгы Л.Ф. Богданова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.С. Агрусева, район администрациясе башлыгының урынбасары Г.Ә. Богданова һәм хезмәт ветераннары җылы теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
Килгән кунакларга балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тәрбиячеләр берсеннән-берсе матур чыгышларын бүләк иттеләр. Эчтәлекле шигырьләр, дәртле җыр-биюләр, ихлас котлаулар – барысы да күңелләргә кереп калырлык булды.
Коллективка чын күңелдән рәхмәт белдереп, алда да иҗади уңышлар теләп каласы килә.
Ноя 23 2023
Балалар бакчасы юбилеен билгеләде
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10212
Свежие комментарии