Кар күп яуса, кышлар җылы диләр,
Җылы кышта яшәү күңелле.
Әйтемнәрне яклап ак хәтфәдәй,
Ак мамыктай карлар түгелде.
Энҗеләрен сипте көне-төне,
Гүя җирем йомшак ак бәрхет
Кышлар матур икеләтә якты
Өмет итсәң сөю, ак бәхет.
Рөстәм Арифуллин.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10162
Свежие комментарии