Авылның ихтирамлы кешеләре

15 ноябрь көнне Мосеевка авылында гомер итүче чернобыльче Наиль Ибраһимович Җәләлетдиновка 85 яшь тулды. Юбилее белән аны Иске Кулаткы районы Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре Лилия Богданова исеменнән «Күмәк көч» газетасының баш редакторы, район хатын-кызлар Советы рәисе С.Ә.Абитова һәм Мосеевка авылы халкы исеменнән авыл администраторы Г.М.Кузәхметова тәбрикләделәр.
Наил ага бар гомерен туган ягына багышлаган. Ул хәтта 83 яшенә кадәр комбайн штурвалы артына утырып, уңыш җыюда катнашкан. Хатыны Расимә апа белән матур, үрнәк гаилә булып яшәүләренә дә 64 ел булган. Расимә апа авылда ихтирамлы абыстай. Мосеевкада гына түгел, тирә-күрше авылларда да ул мәҗлесләр алып бара, һәрвакыт көтеп алынган кунак.
Җәләлетдиновлар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсына белем биреп, олы тормыш юлына озатканнар. Бүген инде бала-оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшиләр.
Наил абый белән Расимә апа Җәләлетдиновларга сәламәт булып, якыннарының, авылдашларының ихтирамын тоеп, озын гомер итәргә насыйп булсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10098

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.