10 ноябрьдә илебездә Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләнде. Шушы уңайдан Павловка муниципальара эчке эшләр бүлегенең Иске Кулаткы полиция пунктында зур тантана булды. Әлеге матур чарага районыбызның эчке эшләр сферасында хезмәт итүчеләр, ветераннар, халык дружинасы әгзалары чакырылганнар иде.
Аларны Павловка эчке эшчеләр бүлегенең начальнигы А. П. Тюрев, Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев һәм башкалар бәйрәм уңаеннан кайнар тәбрикләделәр.
Бу чарага Иске Кулаткы район мәдәнияте хезмәткәрләре матур концерт хәзерләгәннәр иде
Ноя 13 2023
Һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10050
Свежие комментарии