“Ел әнисе” өлкә конкурсында катнашты

8 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә “Ел әнисе” традицион өлкә конкурсы узды. Бу бәйгедә Иске Кулаткы районын “Күп балалы әни” номинациясендә Юлия Рафаэлевна Музафарова тәкъдим итте.
Юлия Рафаэлевна “Гөлчәчәк” балалар бакчасында озак еллар физик культура буенча инструктор булып хезмәт итә. Ул тәҗрибәле педагог, киң күңелле тәрбияче, кайгыртучан әни, уңган хуҗабикә. Алар тормыш иптәше Ринат белән тату тормышта яшәп, уллары Айрат, Аяз һәм кызлары Аминаны тәрбияләп үстерәләр.
Музафаровлар гаиләсе шәхси хуҗалыкларында терлек, кош-корт асрыйлар, бакчада төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерәләр.
Әлеге үрнәк, матур гаиләгә алда да зур уңышлар юлдаш булсын.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10038

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.