Распечатать Страница

О газете

Областное автономное учреждение районная газета «КУМӘК КӨЧ»

“Күмәк көч” — ул күмәк газета

Хeзерге вакытта ялкауланмаган heр кеше газета чыгарырга маташа. Тик шулай да районда официаль, дәүләт статусын тотучы бердән – бер газета булып Иске Кулаткы районында “Күмәк көч” газетасы кала.

Ул Хөкүмәтнең сүзен халыкка җиткереп торучы, икесенең арасында элемтәче буын ролен башкара.

Безнең район газетасы редакциясендә өлкәдә чыгып килүче бердән — бер татар газетасы “Өмет”тә үзенең беренче номерын чыгара.

Чал тарихлы газетабыз моннан 86 ел элек дөньяга килеп районыбызның елъязмасына әверелгән. Ул көн саен, ел саен район тормышын яктырта барып тарихны булдыра. Вак – төяк көндәлек язмалардан, информацияләрдән башлап кайвакыт катлаулы зур проблемалар күтәреп чыккан статьялардан, тәнкыйть материаллардан, тормышта кеше язмышлары турында сөйләгән очерклардан тора. Боларның hәммәсе дә журналистларның тормышны ничек күзаллавына бәйле.

Газета — ул аңа хезмәт итүче журналистларның hәм полиграфистларның киеренке хезмәт нәтиҗeсе. Гомерләрен шушы газетага багышлаган якташларыбыз байтак. Газета аларны тормыш дәрьясына алып кереп киткән hәм алар аңа гомер буе тугры хезмәт иткәннәр.

Коллективны булдыру, аларны менә дигән журналистлар итү газетаның редакторына бәйле. 30 ел гомерен газетага багышлаган Әнвәр Закирович Мухаметрахимов чын журналистлар булдыруга күп көч куйганын искекулаткылылылар яхшы беләләр. Ул hәр әдәби хезмәткәрне дөрес сайлап алып, аның сәләтеннән чыгып урынын билгели алган. Аның якты истәлеге озак еллар сакланачак.

Озак еллар редакциядә хезмәт иткән эшен полиграфистан башлап баш редактор урынбасарына кадәр җиткән, озак еллар редакциянең җаваплы секретаре булып эшләгән Рәхимҗан Якубович Заитов.

Дөрестән дә газета чыгару катлаулы процесс. Шуңа да редакциядә дә, типографиядә дә hәр хезмәткәр икешәр, өчәр hөнәр үзләштереп берничә вазыйфа башкарганнар. Журналистлар машина да йөртә, фотога да төшерә, газета макеты да ясый, машинкада да суга булганнар. Хәзер компьютерда барлык операцияләрне башкара беләләр.

Типографиядә эшләүчеләр хезмәтләрен редакциядә дәвам иттергәннәр. Андыйларга Халидә Абдулловна Батраеваны(мәрхүм инде), Зәкия Алимҗановна Кәримова белән Зөлфия Алимҗановна Хәсәнованы кертергә мөмкин. Аннары алар копьютерны да беренчеләрдән булып үзләштереп эшли башладылар. Зәкия белән Зөлфия Алимҗановналар бүген инде газетада эшләмиләр, лаеклы ялда. Аларны яшь белгеч – Эльвира Ряхимҗановна Асанова алмаштырды. Ул хeзерге заман технологияләр буенча газетаны да ясый һәм әлеге сайтның редакторы да булып тора. Сайттагы барлык мәгълүматларны тулыландыра бара. Замана алга китә, тик тарихны һичкайчан да онытырга ярамый. 86 еллык чал тарихлы газетаның журналистлары, полиграфистлары хәзерге вакытта якты дөньяда юк инде, күпләр лаеклы ялда, кайберәүләр вакытсыз, кайберәүләр олыгаеп бу дөньядан китеп тә бардылар. Без аларны истә тотабыз: Ә.З Мухаметрахимов, В.С. Зимнуров, Альфред Кәшафович Юсупов, Фуат Шакирович Янгунаев, бухгалтер Рәшидә апа Курбаналиева, печатник Расим Магдиев, хeреф җыючылар Мoхтәрәмә апа Исхакова, Җәүhәрә апа Абдульмәнова, Акилә апа Кәримова, Васви апа Юнусова, шофер Җәфәр Мавлютов, фотокорреспондент Фәрит Сәләев, элеккеге редакторлар Хәйдәр Хөсәинович Кәримов, Абдулхак Абдрахманович Амиров, җаваплы секретарь Махирә Галиевна Абдрәхимова, Хайдәр Абуыч Ягафаров, Халидә Абдулловна Батраева, Рәхимә Солтановна Яхина. Аларны һәммәсен дә бер минутлык тынлык белән искә алыйк. Мәрхүмнәрнең авыр туфраклары җиңел булсын. Алар безнең истән мәңге чыкмас дип ышанасы килә.

“Күмәк көч” газетасына шулай ук өч дистә елдан артык гомерен багышлаган әдәби хезмәткәрдән алып баш редакторга кадәр җиткән, һәрвакыт газетабызны кыю материаллары белән куәтләндереп торган М.И. Аббясов та да газета тарихында үзенең урынын алып тора. Ул шагыйрь, рәссам, прозаик. Дистәгә якын үзенең китапларын бастырып чыгарган җурналист. Үз вакытында газетабызның йөзек кашлары булып торган журналистлар Роза апа Тимушева, Иркә Адельшевна Мурәсова, Әминә Хөсәиновна Шәфиева, Марисә Шәйхиевна Хаметова, Румия Икрамовна Кузахметова, Равил Мохаммәтҗанович Абдюшев, Мәрзия Хамзевна Бәширова, берничә ел редактор булып хезмәт иткән Таһир Сөннәтуллович Сәләев, бухгалтер Фәридә Әмерхановна Байбикова һ.б гомерләрен район язмышы, газетаның тормышы белән бәйләделәр. Аларның тирән эчтәлекле, бай, кеше күңеленә үтеп кергән язмаларын халык та, редакция коллективы да онытмый. Алар безнең остазлар булдылар. Дүрт дистә ел типография коллективын Адельша Измайлович Абдюшев җитәкләде. Тәҗрибәле тырыш коллектив туплады. Аның белән бергә Расим Хөсәинович Рафиков, Алия Фатиховна Туюшева, Фәридә Закировна Кузәева, Рәшидә апа Абәйдуллина, Адлия апа Мостафина, Найлә апа Усманова, Гөлсира Геннадьевна Мавлютова, Рәйсә Һадиевна Хәсәнова һ.б. зур тырышлык куеп эшләделәр.

Бүген инде газета яңа технология белән чыгарыла. Коллективка яшь каләм осталары килде. Газетабызга 86 яшь тулса да ул яшь кыз кебек сөйкемле булырга тырыша. Аны hәр авылда, hәр өйдә көтеп алалар, ә безнең журналистлар аны яратып укырлык итәргә омтыла. Без үзебезнең укучыларыбызга тугрылык сакларга, читләргe алмаштырмаска тырышабыз.

Бүгенге көндә редакциядә моңа кадәр социаль –экономик проблемалар бүлеге мөдире, өлкән корреспондент вазифаларын башкарган Майзә Сунатулловна Масиева бүген директор – баш редактор. Тeҗрибәле журналист, 30 елдан артык инде “Күмәк көч” район газетасында эшли, яшь буынга остаз булып бара. Аның турында барыгыз да яхшы белә. Туры сүзле, кыю. Таләпчән һәм шул ук вакытта гаделлекне өстен күргән җитәкче. Ул аңа кадәр редактор булып эшләгән Сабира Эдиповна Абитованы алмаштырды. Яшь җитәкче хәзер үтә җаваплы вазифа – Әни вазифасын башкара. Бер ул һәм кызчык үстерә. Тиздән без аны үз сафларыбызда, кабат үз урынында эштә күрербез дип өметләнеп торабыз.

Җаваплы секретарь вазыйфаларын Гөлназ Иматьевна Кузәева башкара, ул югары белемле, белгечлеге буенча рус теле hәм әдәбияты укытучысы. Грамоталы журналист. Аның язмаларын яратып укыйсыздыр. Ул үз эшенә зур җаваплылык белән карый, коллективта дуслык, эшлеклелек атмосферасы булдырырга тырыша. Рoстәм Исмәгыйльович Арифуллин шулай ук редакциядә озак еллар хезмәт итә инде, төрле cтильдә язучы, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире hәм фотокорреспондент вазыйфаларын да бик оста үти.

Әлфия Шәүкәтовна Яфарова да берничә hөнәрне үзләштереп өлгерде, ул корректор да, безнең тәрҗемәче дә, тәмле итеп котлауларны да язучы. Шулай ук очерклар, материаллар да яза, тырыш, җаваплы хезмәткәр.

Тагын бер яшь коллегабыз, бухгалтер вазыйфаларын Гөлнара Рөстәмовна Хәбибуллина башкара. Аңа кадрлар бүлеге дә, төрле кагәзь, реклама эшләре дә йөкләнгән. Менә шушы коллектив бүген “Күмәк көч” район газетасын төрле авырлыкларга, җил — давылларга каршы торып ата — бабаларыннан калган журналистның киеренке хезмәтен дәвам иттерәләр.

История газеты в фотографиях:

Контакты >>>

Постоянная ссылка на это сообщение: http://kumiakk.ru/?page_id=2