Рубрика: Новости района

Котлыйбыз

23 ноябрьдә Ульяновск шәһәрендә «Россия хатын-кызлары Союзы» регионара Форумында Иске Кулаткы районының ихтирамлы һәм  уңышлы эшмәкәре, актив җәмәгатьче Фәридә Рәхмәтуллина Законнар чыгару Җыенының Рәхмәт хаты белән билгеләнде.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6070

Мәктәп укучылары кунакта булды

Бүген  Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче   Иске Кулаткы икенче  номерлы урта мәктәбенең 8   сыйныф укучылары класс җитәкчеләре З.Р. Алтынбаева   белән    «Күмәк көч» редакциясендә кунакта  булып, аның эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Газетаның баш редакторы С.Ә. Абитова укучыларга газетаның тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Балалар журналистлар белән дә аралашты һәм соңыннан истәлеккә фотога төште.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6064

Отчет по итогам работы

25 ноября 2022 года в 14.00 часов в зрительном зале «МУК ЦКС» состоится отчет Главы администрации муниципального образования «Старокулаткинский район» по итогам работы за 9 месяцев 2022 года. Всех жителей района приглашаем принять участие. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6061

Яңа кибет ачылды

Бүген Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә «Скидкино» исемле зур азык-төлек кибете тантаналы рәвештә ачылды. Бу район халкы өчен шатлыклы вакыйга булды. Продукциянең бай ассортименты, арзан хаклар булуы халыкны куандырды. Кибетнең ачылуына бихсап искекулаткылылар җыелган иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6058

Регионара Форумында

Бүген Ульяновск шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты Сараенда «Россия хатын-кызлары Союзы»ның    регионара Форумы уза.  Анда илкүләм проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралачак.   Форумда Иске Кулаткы районы делегациясе дә катнаша.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6055

Газетаның яңа саны

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!   Газетаның яңа саны дөнья күрде. Рәхәтләнеп укыгыз һәм киләсе 2023 елда да газета белән бергә булыгыз. 2023 елның 1 яртыеллыгына язылырга онытмагыз! Яңа елда да район, өлкә һәм  ил яңалыкларыннан   хәбәрдар булыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6052

Электр энергиясен куллануны чикләү графигы

Хөрмәтле райондашлар! Агымдагы елның декабрь аенда планлы рәвештә ремонт эшләре булу сәбәпле, Иске Кулаткы районында электр энергиясен куллануны чикләү графигын тәкъдим итәбез. 1 декабрьдә 10.00-15.00 сәг. — Мосеевка авылы (Советский  һәм Молодежный  урамнары, ГРП һәм ИП «Хәбибуллин Р.К.»); Иске Атлаш авылы (ИП «Мусин Р.М.»). 2 декабрьдә 10.00-15.00 сәг. — Бахтеевка авылы (СПК «Бахтеевский», Советский  һәм …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6049