Рәхмәт хаты белән билгеләнде

27 май — Китапханәчеләр көне алдыннан Ульяновск өлкә Хөкүмәте бинасында китапханә системасында хезмәт итүчеләрне хөрмәтләделәр.
Безнең Иске Кулаткы районыннан да озак еллар намус белән хезмәт иткән китапханәче Рита Рушановна Ишниязова әлеге тантанада катнашты.
Иске Мостяк авыл китапханәсендә ул 38 елга якын эшли. Бүгенге чарада Рита Рушановнаны өлкә Губернаторы Алексей Русских Почет грамотасы белән бүләкләде. Тәбриклибез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8450

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.