Авыл халкы борчыла

Су — кешегә табигать тарафыннан бирелгән иң зур бүләк, уртак милек. Аннан башка көнкүрешне күз алдына китереп тә булмый. Су — яшәү чыганагы һәм дөньяның кыйммәтле байлыгы. Ә инде авыл халкы өчен су аеруча һәр эштә дә бик кирәк.

Без, искезеленайлылар, “Күмәк көч” район газетасына авыл халкын борчыган мәсьәлә белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Бәлки, әлеге язманы укыгач, гади халыкның аһ-зарын район җитәкчеләре дә кабат ишетеп, тиешле чаралар күрерләр. Иске Зеленайда яшәүчеләр элек — электән җир астыннан агып чыккан, үз агымы белән килүче “Айлы кизләү” дәге суны куллана. Моның өчен су насослары да, электр энергиясе дә исраф ителми.

Тик кызганычка каршы, 2016 елның август аенда авыл халкының ризасызлыгыннан башка су үткәргечне “Радищево группалы водоводка» тапшырдылар. Нилектән суүткәргеч әлеге оешма карамагына күчте дигән сорауга “Иске Зеленай авыл поселениесе” җитәкчеләре: “Өзлексез су белән тәэмин итүне үз көчебез белән генә булдыра алмыйбыз”, — дип җавап кайтардылар.

Озакламый югарыда әйтеп үткәрелгән оешма хезмәткәрләре авыл халкы белән килешүләр төзеделәр. Су өчен түләү хаклары яраклы гына иде. Ә инде яңа елдан халыкка алдан хәбәр итмичә, түләү тарифлары күпкә артты. Табигать тарафыннан бирелгән су өчен бездән акча түләтәләр?! Бу дөрес хәлме?! Әлеге мәсьәләнең тиздән хәл ителүенә ышанып калабыз.

Редакциядән: Әлеге хатны алгач, редакция үзенең тикшеренүен үткәрде. Әлеге мәсьәлә халык җыеннарында да күтәрелгән иде һәм шулай ук киңәйтелгән аппарат киңәшмәсендә дә табигать байлыгы өчен акча түләтү дөресме, дигән сорау яңгырады. Район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов һәм район Башлыгы Э.Ә. Ганеев әлеге мәсьәләне уңай якка чишү максаты белән махсус комиссия булдырырга ышандырдылар. Журналистлар халык куйган сорауларга җаваплар эзләп, тикшеренүне дәвам иттеләр. Район администрациясенең торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш буенча урынбасары Р.Р. Сөләйманов “Без Иске Зеленай һәм Мосеевка авылларында су белән тәэмин итү тарифларын яңадан тикшерүне соралып, өлкә промышленность һәм төзелеш министры Д.А. Вовилинга һәм “Радищево группалы водовод» оешмасы җитәкчесенә хат белән мөрәҗәгать иттек, — дип җавап бирде.

Хәзер халыкка бу мәсьәләнең чишелешен көтәргә генә кала. Озакмы, тизме — өлкә һәм район җитәкчеләренең эшчәнлегенә бәйле.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=748

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.