Олы йөрәкле ана

Аллаһы Тәгалә адәм баласын нинди генә язмыш сукмакларыннан йөртми. Берәүләр үзен бәхетсез дип санаса, икенчеләре — шушы җир йөзендә яшәвем белән бәхетле, ди. Авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши. Мосеевка авылында гомер итүче Азифә Әбүбәкәровна Бигиеваның да гомер юлында шатлыкка мул бәхетле мизгелләре дә, борчу-сагышлы, кайгылы чаклары да күп булган. Ул 1938 елның 9 апрелендә күп балалы гаиләдә дөньяга туа. Әнисе Нәфисә Сыйдыйковна һәм әтисе Әбүбәкәр Садретдинович гади кешеләр буларак, үз тырышлыклары белән тормыш алып барганнар.
Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 3 яшь кенә була. Язма героем — сугыш чоры баласы. Әтисе Әбүбәкәр абый сугышның беренче көненнән үк илне дошманнан сакларга фронтка китә.  Азифә Әбүбәкәровна бик нәни булганга, әтисен хәтерләми дә. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә җиде бала калган. Әниләренә бер ялгызына тормышның йөген тартырга һәм балаларын үстереп, кеше итәргә туры килә. Дәвамы газетаның 18 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5145

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.