Игенчеләребез сынатмый

Район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Авыл хезмәтчәннәре өчен җәйнең һәрбер көне кадерле, шуңа күрә алар эшнең мөһимлеген аңлап, таңнан кичкә кадәр кырда тырышып хезмәт итә, чөнки тиз арада уңышны җыеп алырга кирәк. Август ае эссе булуга карамастан, басу-кырларда эш кайный. Кызганычка каршы, һава торышы барысын да үзенчә эшләде: быел уңыш башка еллар белән чагыштырганда азрак. Ләкин игенчеләребез ару-талу белмичә тынгысыз хезмәттә.
Үткән атнада Иске Кулаткы район администрациясенең авыл территорияләрен үстерү идарәсе белгечләре Карамалы, Иске Атлаш, Иске Мостяк авылларында булып, урак кампаниясенең барышын күзәттеләр. Кыр эшчәннәре, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашып, быелгы уңышның нәтиҗәләре, кырдагы эшләрнең башкарылуы турында сөйләделәр.
Дәвамын газетаның 34 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=4799

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.